Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта район алдынгыларының традицион слеты үтте
Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар, ветераннар - барлыгы 500 дән артык кеше чакырылган иде.
(Актаныш, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актанышта район алдынгыларының традицион слеты бүген, 20 гыйнвар көнне, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда үтте. Әлеге бәйрәм районыбызда һәр яңа ел башында хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар, ветераннар - барлыгы 500 дән артык кеше чакырылган иде.
Залда утыручыларны муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов тәбрик итте.
"2017 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. 2018 елга аяк бастык. Узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясыйбыз. Кайсы тармакны алсак та, һәрберсендә үз эшенең осталары хезмәт куя.
Уңган, тырыш райондашларыбызның хезмәте югары бәяләнергә хаклы. Нинди генә кыенлыклар булуга карамастан, ел йомгаклары буенча бәйрәм уздыру, алдынгыларны хөрмәтләү – төп максатларыбызның берсе. Аны терлекчеләребез, игенчеләребез, төзүчеләребез, башка тармак хезмәтчәннәре үзләре дә түземсезләнеп, зур өметләр белән көтеп алалар.
Игенчелек тармагында ирешкән күрсәткечләребез республикада югары бәяләнде. Терлекчелекне үстерү, малларның санын арттыру, продукция җитештерүчәнлекне яхшырту буенча да нәтиҗәләр куанычлы. Моның асылында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышлыгы ята.
2017 елда төзелештә бик күп эш башкарылды. Авыл җирлекләрен асфальт юл белән тоташтыру, урам юлларын ныгыту дәвам итә. Торак төзелеше, капиталь төзекләндерүләр, социаль-мәдәни объектларны төзү-реконструкцияләү кебек эшләр дә алга таба дәвам итәчәк.
Дәүләт программаларында катнашып, тормыш-яшәешебезне яхшыртуга быел да максатчан эшләр билгеләнде. Шәхси эшчәнлекне үстерү буенча да алда торган бурычлар мәгълүм, аларга ярдәм итәргә кирәк.
Һәрбер коллектив, һәрбер хезмәткәр 2018 елга аяк басканда үз алдына зур максатлар куйгандыр. Без ышанабыз: хезмәт күрсәткечләре узган елгыдан ким булмас, киресенчә, яңа технологияләрне максатчан кулланып ирешкән уңышлар тагын да ныграк сөендерер.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне алдынгылар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш һәм иң мөһиме – һәрберегезгә ныклы сәламәтлек телим", -дип, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде район җитәкчесе.
Тәбрик сүзләреннән соң Энгель Нәвап улы нәтиҗәле хезмәтләре белән уңышка ирешкән райондашларыбызга Россия Федерациясе , Татарстан Республикасы һәм район бүләкләрен тапшырды.
Алдынгылар җыенын быел да "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле , мәдәният хезмәткәрләре, укучылар югары дәрәҗәдәге җыр һәм биюләр белән бизәде. Чараның бүләкләү өлешеннән соң районыбыз алдынгылары хөрмәтенә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз концерт программасын тәкъдим итте, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз