news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта рәсми төстә өлкәннәр ункөнлеген башладылар

Район башлыгы кадерле өлкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Актанышта рәсми төстә өлкәннәр ункөнлеген башладылар
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 3 октябрь, "Татар-информ",  "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Ун көн дәвамында Актанышта өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Райондагы бәйрәм чаралары 2 октябрьдә Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында башланды. Биредә район җитәкчелеге Актанышның үсешендә тирән эз калдырган, аның якты киләчәге өчен зур көч куйган өлкәннәр, ветераннар белән очрашты.

Чакырылучылар арасында җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре дә, авыл башлыклары да, лаеклы ялдагы җитәкчеләр дә, мөгаллимнәр дә, авыл хуҗалыгы, җитештерү сәнәгате, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә фидакарь хезмәт куйган затлар да бар иде.

Беренчеләрдән булып өлкәннәрне район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Ул залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, алга куйган максат-бурычларны җиткерде. Котлау сүзеннән соң район башлыгы кадерле өлкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Районның алыштыргысыз буынын Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев тә килгән иде. Ул өлкәннәребезгә Татарстан җитәкчелегенең тәбрик сүзләрен ирештерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100