news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта праймеризга багышланган брифинг үткәрелде

Праймериз өчен Актаныш районы территориясендә барлыгы 7 исәп участогы төзелде.

(Актаныш, 22 май ,"Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).  Актаныш районында 26 майда узган брифинг праймеризга багышланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу уңайдан алдан тавыш бирү (праймериз) 26 майда үткәрелеп, ул рейтинглы булачак, ягъни сайлаучылар бер һәм берничә кандидат өчен үз тавышларын бирә алачак. Халыктан максималь тавыш алган праймериз җиңүчеләре алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка сайлауларга тәкъдим ителәчәк.

Аның эшендә Актаныш районы Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламовалар катнашты.

Бердәм сайлау исемлегендә 102 депутат күрсәтелсә, Ык буе бер мандатлы округтан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка 6 кандидат дәгъва кыла. Алар: Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Ирек Шәрипов, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, Лемон Леронов. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутлыкка аларның икесе генә сайланачак.

Праймериз өчен Актаныш районы территориясендә барлыгы 7 исәп участогы төзелде. Участоклар Актаныш үзәгендә  һәм 5 авыл җирлегендә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot