news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Пенсия фонды хезмәткәрләренең спартакиадасы узды

Ярышлар мини-футбол, гер спорты, йөзү, волейбол кебек спорт төрләре буенча узды.

(Актаныш, 17 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актанышта Пенсия фонды хезмәткәрләренең спартакиадасы узды, дип яза җирле басма.

Спартакиадада 11 район катнашты. Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Баулы – Ютазы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә – Мөслим, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман 100дән артык спортчы чыгыш ясады.

Ярышлар мини-футбол, гер спорты, йөзү, волейбол кебек спорт төрләре буенча узды.

Нәтиҗәләр:
1 урын – Яр Чаллы шәһәре командасы
2 урын – Лениногорск шәһәре командасы
3 урын – Актаныш районы командасы

Призлы урын алган барлык командалар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot