news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта опекага алынган балалар могҗизалы Чыршы бәйрәменә җыелды

Бүгенге көндә районда 8 гаилә балалар йортларында үскән 31 ятимне үз баласыдай күреп тәрбияли.

Актанышта опекага алынган балалар могҗизалы Чыршы бәйрәменә җыелды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 4 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 4 гыйнвар көнне балалар иҗат үзәге бинасында узган Чыршы бәйрәменә туганнары тәрбиясендә яшәүче балалар һәм гаиләләргә алынган ятимнәр җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева бәйрәм кунакларын район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән Яңа ел бәйрәме белән котлап, ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны үзләренең җылы ояларына алучыларга тирән рәхмәтен белдерде. Ул тәрбиягә бала алып үстерүне асылда зур батырлык икәнен билгеләп үтте, һәр баланың җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булып үсүен теләде.

Бүгенге көндә районда 8 гаилә балалар йортларында үскән 31 ятимне үз баласыдай күреп тәрбияли. Ә 42 бала опекун гаиләсендә - якыннары тәрбиясендә үсә.

Чарада Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева да катнашты. Ул да балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен ирештерде.

Лена ханым әйтеп узганча, ятимнәргә ярдәм итү - район җитәкчелеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. 2018 елда гына да Актаныш районында 8 шундый бала исәпкә алынган булган. Шунысы сөенечле, алар гаилә назын райондашларыбызның үзләреннән тапкан, ягъни бер генә сабый да районнан читкә җибәрелмәгән. Актанышның 4 гаиләсе исә махсус курслар үтеп кайтып, киләчәктә ятимнәрне үз канаты астына алырга әзерләнә.

Тәбрикләүләрдән соң Яңа ел тамашасы башланып китте. Аны музыкаль-театральләштерелгән тамаша рәвешендә әзерләгәннәр. Балалар үзләре дә Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләде, җырлап-биеп күрсәтте. Әкият геройларына охшатып киенеп килгән барлык балаларга да аерым бүләкләр тараттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100