news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта оешма-предприятие командалары арасында иң оста волейболчылар ачыкланды

Быелгы бәйгедә чемпион исемен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады.

(Актаныш, 4 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 3 декабрьдә Актаныш үзәгендәге оешма-предприятие командалары арасында барган волейбол ярышларына йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Бу турыда җирле басма яза.

Чараның “Актаныш” универсаль спорт комплексында оештырылган ябылу тантанасында волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаянов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, уеннарның баш хөкемдары Ринат Газетдиновлар катнашты.

Быелгы бәйгедә чемпион исемен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. II урында - кече нефть компаниясе, III урында – районның мәдәният бүлеге егетләре.

Бу юлы актив уен күрсәтүчеләр исемлеген Актанышның 1 нче санлы мәктәбе, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе, “Лачын”, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең икенче командалары тулыландырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100