news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Муса Җәлил истәлегенә рәттән ике көрәш турниры уздырыла

Беренче турнирда - 400, икенчесендә 125 көрәшче катнашуы көтелә.

Актанышта Муса Җәлил истәлегенә рәттән ике көрәш турниры уздырыла
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). 13-18 февраль көннәрендә Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры узачак. Быел беренче тапкыр ике турнирны да рәттән уздырырга уйлаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте.

Турнирларның берсе “Ватаным Татарстан” газетасы призларына булса, икенчесе бөтенроссия көрәш турниры дәрәҗәсен йөртә. 

“Ватаным Татарстан” газетасы призларына уздырылучы турнирга 50 командадан 400ләп көрәшче катнашырга теләк белдерде. Ә бөтенроссия турнирында төбәкләрдән 15 командадан 125ләп көрәшче катнашуы көтелә. Аларның күбесе безнең күршеләр: Башкортстан, Марий-Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре. Шулай ук, Төмән, Свердловск яклары да бар”, - диде Равил Хәйруллин.

Равил Хәйруллин Татарстан командасына көрәшчеләрне ничек сайлауларын да әйтте. “Татарстан командасының составы инде билгеле. Командага, спорт остасы дигән исемне алсыннар дип, быел Татарстан беренчелегендә һәм Авыл хуҗалыгы призына уздырылган ярышларда икенче һәм өченче урын алучыларны гына алдык. Беренче урын алучыларның инде андый исемнәре бар, нәрсәгә көрәшеп торырга аларга”, - диде.

16 февральдә ачылу тантанасы, беренче әйләнешләр, ә 17се көнне финал уеннары уздыру каралган. Көрәшчеләр 9 үлчәү авырлыгында бил алышачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot