Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта медицина хезмәткәрләре спартакиада ярышларында катнашты
Җиңүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды.
(Актаныш, 4 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген үз тәҗрибәләрендә исбатлап торган Актаныш районының медицина хезмәткәрләре бүген спартакиада катнашып, сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен раслады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Озын, кышкы ялларда мондый төр ярышларның оештырылуын ак халатлы шәфкать ияләре бик уңай кабул итә. Шуңа күрә дә спорт бәйрәменә бердәм булып, җыелып килгән иде алар. Үзәк хастәханә хезмәткәрләре генә түгел, җирлекләрдә яшәүчеләрнең сәламәтлеге сагында торучылар да бик теләп катнашты спартакиадада.
“Бүләк” чаңгы базасында старт алган чарада медицина хезмәткәрләрен районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев сәламләде. Ул Яңа елда әлеге хезмәт ияләренә яңа үрләр, күтәренке рух, ныклы сәламәтлек теләде.
Чаңгы ярышлары белән башланып киткән спартакиада йөзү, бадминтон, өстәл теннисы кебек спорт төрләре белән дәвам итте. Бер генә хезмәткәр дә сынатырга тырышады, алар бүген бер йодрык булып үз сәламәтлекләренең сагына басты.
Гомуми нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр билгеләнде. Аларга диплом һәм медальләр тапшырылды.
Бүгенге спорт бәйрәме медицина хезмәткәрләре өчен үзенә күрә бер чыныгу да булды, чөнки алар ел саен республика күләмендә оештырылган спартакиадада Актаныш данын яклап чыгыш ясыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз