news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта машина юл кырыена төшеп, агачка бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше имгәнгән.

(Казан, 19 август. “Татар-информ”). Актаныш районында машина юл кырыена төшеп китеп, агачка бәрелгән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Актаныш һәм Әтәс авыллары арасында юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч ярдәм хезмәтенә кичә кич килгән.

34 яшьлек ир-ат идарә иткән “Митсубиси” машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм агачларга бәрелеп туктатаган.

Һәлакәттә машина йөртүче һәм аның ике пассажиры имгәнгән. Алар барысы да хастаханәгә барудан баш тарткан.

"Әнәк” янгын сүндерүчеләре янып китмәсен өчен машиналарның аккумуляторларын сүндергән.



 

news_right_1
news_right_2
news_bot