news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге директоры укытучыларга дәрес бирде

Алдынгы тәҗрибә белән эшләүдә, белем сыйфатын күтәрүдә һәр мәктәп директорыннан аттестация алынды.

(Актаныш, 16 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Ләйсән Тимерова). Бүген, 16 декабрь көнне Актаныш технологик техникумында Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге директоры Павел Сергаманов мәктәп директорларына, укытучыларга дәрес бирде, дип хәбәр итте Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге. Бу турыда район газетасы яза.

“Мәктәпләрдә санлы үзгәрешләр” һәм “Мәгълүмати нигездә мәктәп белән идарә итү” темасына лекцияләр Актанышның мәктәп директорлары, бакча мөдирләре өчен махсус эшләнгән.

Әлеге лекцияләргә Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге директоры Павел Сергаманов район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә Актаныш районы укытучылары ихтыяҗларын искә алып үзгәрешләр керткәнен әйтте. 

Павел Аркадьевич җитәкчелегендәге Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе үзәге белем бирү сыйфатын күтәрүдә, белем бирү белән идарә итүдә лидерларның эшчәнлеген камилләштерү белән шөгыльләнә, эш тәҗрибәләрен өйрәнеп анализ ясый, төрле юнәлешләрдә белем бирү программаларын проектлаштыра. Мәгълүмати технологияләр заманында мәктәпләрдә заманча белем бирүдә алар махсуслашып эшлиләр.

Павел Аркадьевич Актанышка район башлыгы Энгель Фәттахов чакыруы буенча килде. Актаныш мәгарифенең заманча югарылыкта үсеше өчен ике лидер җитәкче, үз эшчәнлекләрендәге тәҗрибәне кулланып, эксклюзив программа төзеде.

Районның технологик техникумында район мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре өчен белем сыйфаты белән идарә итү курслары 8 декабрьдән эшли башлады. Җитәкчеләр 8 декабрьдән 27 апрельгә кадәр белем алачак. Белем алу практик күнекмәләр белән үрелеп бара, уку ахырында һәр җитәкче үзенең шәхси проектын яклаячак. Уку барышында өйрәтелгәннәрне эш барышында кулланып карау, сораулар булганда аны белем бирүче мөгаллим-галимнәргә бирә алу, чишелешен бергәләп эзләү ягыннан да отышлы әлеге укулар.

Беренче дәресне Актаныш районы мәгариф конференциясендә катнашып, район мәгарифе үз алдына куйган бурычлардан хәбәрдар булган, КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Булат улы Алишев биргән иде.

Ачык дәресләрдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, Актанышка укытырга килгән мөгаллимнәргә рәхмәтен белдерде. Уку елы башында районда һәр мәктәпнең рейтингы билгеләнгән иде. Алдынгы тәҗрибә белән эшләүдә, белем сыйфатын күтәрүдә һәр мәктәп директорыннан аттестация алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100