news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта мөселман балалары өчен сабантуй узачак

Сабантуе балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.

(Актаныш, 21 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 25 июнь көнне Актанышта мөселман балалары өчен сабантуй узачак.

Сабантуе балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. «Республиканың, илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе — бездән», — дип белдерә оештыручылар.

Сабан туенда төрле яшьтәге балалар өчен конкурслар, викториналар узачак, шулай ук 28 кгнан алып 65кгга кадәр һәм аннан да авыррак категориядә билбаулы көрәш ярышлары планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100