news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта “Мөнбәр” татар-дини театры “Болгар җилләре исә” тамашасын тәкъдим итте

Мәүлид бәйрәмендә Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннар тамашачыны олуг кичә белән тәбрикләп вәгазь сөйләделәр.

(Актаныш, 18 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Тимерова). Бүген Актаныш районда Мәүлид бәйрәме “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында үтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тамашачыны олуг кичә белән тәбрикләп вәгазь сөйләделәр.

Милли һәм дини җырлар иҗат итүче, мөнәҗәтләр (нашидлар) башкаручы Ильяс Халиков һәм ул җитәкләгән “Мөнбәр” татар-дини театры “Аклыкка илтсен юллар” сериясеннән “Болгар җилләре исә” дигән театральләштерелгән-музыкаль тамашасын актанышлыларга тәкъдим итте. Мөнәҗәтләр, җырлар, Аллаһны, Мөхәммәд с.г.в.ны зурлау экранда күрсәтелгән аятьләр, хәдисләр белән дәлилләнеп барды.

Бәйрәм көнне районда Бүләк һәм 57 нче бистәдә иганәчеләр ярдәме белән төзелгән мәчетләр ачылды. Беренчесе Бүләк мәчете булса, икенчесе Мәүлид бәйрәме хөрмәтенә Мәүлид мәчете исемен йөртәчәк.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100