news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе ачылды

Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры һәм Актаныш муниципаль район башлыгы белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзелде.

Актанышта мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе ачылды
aktanysh.tatarstan.ru/

(Актаныш, 29 декабрь, "Татар-информ", Ләйсән Тимерова). 27 декабрьдә Актаныш районында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Бу турыда Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмалов, “Олимпионика” интеллектуаль белем бирү үзәге директоры Гүзәл Зарипова катнашты.

Кече фәннәр академиясендә шөгыльләнүче укучыларны һәм укытучыларны Энгель Фәттахов якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, академиягә фән өлкәсендә яңа уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде, үзәккә 500 000 сум күләмендә җиһазлар, укыту-методик, күргәзмә әсбаплар бүләк итеп алып килгән Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмаловка рәхмәтен белдерде.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылу тантанасында Казанның сәләтлеләр ачык университеты  башкарма директоры Айдар Акмалов һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot