Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре өчен укулар башланды
Уку ахырында һәр җитәкче үзенең шәхси проектын яклаячак.
(Актаныш, 12 декабрь, "Татар-информ", "Актанышинформ", Ләйсән Тимерова). 8 декабрьдән районның технологик техникумында район мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре өчен белем сыйфаты белән идарә итү курслары эшли башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Җитәкчеләр 8 декабрьдән 27 апрельгә кадәр белем алачак. Белем алу практик күнекмәләр белән үрелеп барачак, уку ахырында һәр җитәкче үзенең шәхси проектын яклаячак.
Уку барышында өйрәтелгәннәрне эш барышында кулланып карау, сораулар булганда аны белем бирүче мөгаллим-галимнәргә бирә алу, чишелешен бергәләп эзләү ягыннан да отышлы әлеге укулар.
Беренче дәресне Актаныш районы мәгариф конференциясендә катнашып, район мәгарифе үз алдына куйган бурычлардан хәбәрдар булган КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Булат улы Алишев бирде. Ачык дәрестә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, җитәкчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.
Уку елы башында районда һәр мәктәпнең рейтингы билгеләнгән иде. Алдынгы тәҗрибә белән эшләүдә, белем сыйфатын күтәрүдә һәр мәктәп директорыннан аттестация алынды.
Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчеләргә үз белемнәрен күтәрүдә мөмкинлекләр тудырып, махсус курслар укытуны Актаныш җирлегендә технологик техникум базасында укыту мәйданчыгы итеп оештырды. Җитәкчеләр Татарстан югары уку йортлары һәм Мәскәү шәһәре уку йортлары мөгаллим-профессорларыннан эксклюзив дәресләр алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз