news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы җиңүчеләре билгеле булды

Спартакиада йомгаклары буенча, спорт өлкәсендә иң көчле мөгалим булып Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Равил Хаҗиев танылды.

Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы җиңүчеләре билгеле булды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).  5 гыйнварда Актанышта мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында оештырылучы әлеге чарада педагоглар командасы 200дән артык спортсөярне чаңгы юлына бастырды, мөгаллимнәр өстәл теннисы, бадминтон, йөзү буенча осталыкларын сынады.

“Бүләк” базасында чаңгы шуганнан соң мәгариф хезмәткәрләре “Дулкын” бассейнын колачлап йөзде, универсаль спорт комплексында өстәл теннисы һәм бадминтон уйнады.

Спартакиада шартлары буенча, һәр хезмәткәр ике төр ярышта катнашырга тиеш булса, аның мәҗбүри төре чаңгы иде. Нәтиҗәләр дә педагоглар арасында һәр спорт төре буенча аерым чыгарылды, призлы урыннар билгеләнде. Мәктәп командалары арасында да җиңүчеләр аерым билгеләнде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов югары нәтиҗәләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләрен диплом һәм медальләр белән бүләкләде.

Спартакиада йомгаклары буенча, спорт өлкәсендә иң көчле мөгалим булып Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Равил Хаҗиев танылды. Хатын-кыз педагоглар арасында исә шушы ук мәктәптән Лилия Галләмовага тиңнәр табылмады.

Чара кысаларында бүгенге спартакиаданың иң өлкән катнашучысы да билгеләнде. Бу титулга Балалар иҗат үзәге мөгаллиме Дилшат Мөхәммәдиев лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100