news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы спартакиадасы башланды

Спартакиадада мең ярымлап кеше катнаша.

(Актаныш, 18 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бүген, 18 февральдә, Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы старт алды, дип яза район газетасы.

Җыр-бию белән ачылган тантаналы чара Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның сәламләү чыгышы белән дәвам итте. Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та мөрәҗәгать итте. Министр киләчәктә дә мондый төр спорт чараларының дәвамлы булачагын ассызыклады. Катнашучыларны спорт бәйрәме белән тәбрик итте.



Спартакиадада мең ярымлап кеше – 49 муниципаль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре һәм идарә җитәкчеләре, шулай ук мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнаша. Бүген алар чаңгы эстафетасы, тимераякта узышу (шорт-трек), хоккей, волейбол, өстәл теннисы, аркан тартышу һәм башка дисциплиналар буенча көч сынашачак.

Спартакиада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2013 елдан башлап һәр елны уздырыла. Ул физик культураны пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан, шулай ук педагоглар, җитәкчеләр арасында физкультура-спорт эшләрен көчәйтү уңаеннан үткәрелә.

Спартакиада ярышларын үткәргәндә командалар икегә бүленә. А төркеменә 3 500дән ким укучылары булган муниципаль районнар, Б төркеменә 3 500дән артык укучылары булган төбәкләр керә.

Искәртеп үтик, Кышкы спартакиада 4 этаптан тора. Беренчесендә – укытучылар, икенчесендә – идарә һәм бүлек хезмәткәрләре арасында ярышлар үтә. Өченче этапта мәгариф хезмәткәрләре зона буенча хоккей һәм волейбол уеннарында көч сынаша. Финал уенары муниципаль районнарның җыелма командалары һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре арасында барлык спорт төрләре буенча уздырыла.

Спартакиаданы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләренең Татар республика профсоюз комитеты оештыра, диелә "Актаныш таңнары" газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100