Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте
Ул "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше - уңышлы белем бирүнең нигезе" дигән темага багышланды.
(Актаныш, 25 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген, 25 август көнне, Актанышның Ә.Авзалова исемендәге мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең пленар утырышы узды, дип яза җырчы.
Ул "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше - уңышлы белем бирүнең нигезе" дигән темага багышланды.
Киңәшмәне районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов ачып җибәрде. Төп доклад белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Ләйсән Нурлыева чыгыш ясады. Ул докладында узган уку елы йомгакларына анализ ясады һәм яңа уку елында алда торган бурычларны бәян итте.
Мөгаллимнәрнең быелгы август киңәшмәсендә Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча ректор урынбасары Тимерхан Алишев, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, Казан федераль университетының Алабуга институты ректоры Елена Мерзон, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының планлаштыру һәм хезмәткә түләү бүлеге җитәкчесе Венера Садыйкова, «Бала-Сити» халыкара мәктәбе директоры Илдар Мөхәммәтовлар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз