news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Чара барышында “Ел укытучысы -2018” җиңүчеләре дә, мәктәп директорларының уку-укыту буенча урынбасарлары да сәхнәгә күтәрелде.

(Актаныш, 5 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Район башлыгы Энгель Фәттахов белән беррәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина әлеге хезмәт ияләренә тәбрикләү сүзләрен ирештерде, дип яза җирле басма.

Тантаналы чарада хезмәтләре нәтиҗәсендә югары дәрәҗәгә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназиянең химия укытучысы Р.И.Гариповага һәм Актанышның икенче санлы мәктәбендә рус телен укытучы Р.З. Колыевага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән дәрәҗәле исем бирелде. Икенче санлы мәктәп укытучысы Г.З. Кәшфиева РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына ия булды. Шулай ук бер төркем мәгариф хезмәткәре Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттаховның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Чара барышында “Ел укытучысы -2018” җиңүчеләре дә, мәктәп директорларының уку-укыту буенча урынбасарлары да сәхнәгә күтәрелде.

Укытучылар көне Актанышта зур оешканлык белән үтте. Район башлыгы мәгариф хезмәткәрләренә үзгә бүләк тә әзерләгән иде. Алар хозурына Г.Камал театры артистлары тамаша тәкъдим итте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100