Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта мөгаллимнәр җиңүче титулы өчен көрәште
Район һөнәри осталык бәйгесенең зона этабын кабул итте.
(Актаныш, 14 март ,"Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген, 14 март көнне "Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия конкурсы кысаларында, балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең зона этабын район лаеклы каршы алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бүген район мөгаллимнәре белән бергә Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе, Тукай районы педагоглары дәрәҗәле бәйгенең республика этабына чыгу өчен үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, белем һәм тәрбия өлкәсендәге казанышлары белән уртаклашты. Шулай итеп, биш районның 23 мөгаллиме җиңүче титулы өчен көрәште.
Чараның тантаналы ачылышы Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылып, ул район кунакларына шактый күңелле мизгелләр әзерләгән булып чыкты. Иң мөһиме, зона этабында катнашачак конкурсантларны район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе сәламләп, аларга зур ихтирам билгесе күрсәтте.
Ул район этабы җиңүчеләренә уңышлар һәм лаеклы җиңү теләде. “Йолдызлык – 2019” фестиваленең зона этабы җиңүчеләре тәкъдим иткән концерт программасын да мөгаллимнәр зур кызыксыну белән тамаша кылды. Актанышның милли брендына әверелгән чәк-чәк һәм шау чәчәктә утырган гөлләр дә бәйгедә катнашучылар тарафыннан хөрмәт билгесе буларак кабул ителде.
Күңелле мизгелләрдән башланып киткән тантана педагогларга талантларын һәм тәҗрибәләрен күрсәтү, иҗади потенциаллырын ачу мөмкинлеге биргән бәйгеләргә барып тоташты. Актаныш данын исә Л.Ф. Гайсина, З.З. Ханнанова, М.О. Фәтхиева, Л.И. Ибраһимова, З.Б. Хабибуллина, Г.Т. Шакирҗановалар яклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз