news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта мәдәният йортлары арасында җиңүчеләр билгеле булды

Алар акчалата премияләр белән дә хөрмәтләнде.

Актанышта мәдәният йортлары арасында җиңүчеләр билгеле булды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта үткән алдынгылар җыены кысаларында, район мәдәният йортлары арасында халыкка иң яхшы мәдәният хезмәте күрсәтүен исәпкә алып, Иске Кормаш мәдәният йортына 1 дәрәҗә диплом тапшырылды.

Дәрәҗәле икенче урынга Киров авыл мәдәният йорты 2 дәрәҗә дипломга лаек дип табылды. Татар Суксу авылы мәдәният йортына 3 дәрәҗә диплом тапшырылды. Алар акчалата премияләр белән дә хөрмәтләнде.

Шулай ук ел дәвамында зур уңышларга ирешкән мәдәният йортлары да билгеләп үтелде. Алар: Иске Байсар авылы мәдәният йорты. Житәкчесе Хәйриева Фәнзилә Шаехтимер кызы. Кәзкәй авылы мәдәният йорты,  Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты. Мәдәният йортларына дипломнар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot