news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Бәйрәм барышында иң яхшы хезмәткәрләргә район башлыгының, социаль һәм агарту бүлегенең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.

 (Актаныш, 2 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүгенге көндә Актаныш районында 112 мәдәният учагы эшләп килә. Аларда 300дән артык хезмәткәр исәпләнә, шуларның унбере лаеклы рәвештә "Атказанган мәдәният хезмәткәре"дигән дәрәҗәле исемне йөртә. Мәдәният учакларында 500дән артык иҗат түгәрәкләре бар, 16 коллектив "халык театры" исеменә ия. Беркемгә дә сер түгел, әлеге тармакта үз хезмәтләрен ихлас яратканнар гына, чын профессионаллар гына, үз һөнәрләренең осталары гына эшли ала. Әлеге тармак хезмәткәрләре күптән инде башкалар ял иткәндә эшләргә өйрәнгән. Аларның эш көннәре төрле бәйрәм чаралары белән уза, шул рәвешле халыкка хезмәт итә алар, дип яза җирле басма.

Шулай да мәдәният хезмәткәрләренең күпчелеге сәхнәдә түгел, ә тамаша залында утырып билгеләп үтә торган бердәнбер бәйрәмнәре бар аларның: ул да булса, мәдәният хезмәткәрләре көне.

2 апрель көнне Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре, ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте. Тантанада китапханә, клуб, район мәдәният йорты, музей системасы, балалар сәнгать мәктәбе белгечләре катнашты.

Халык күңеленә матурлык орлыклары салучы әлеге даирә хезмәткәрләрен районның Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов шәхсән үзе тәбрик итте. Энгель Нәвап улы районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә югары һөнәри осталык белән фидакарь хезмәт куюлары өчен ихлас рәхмәт хисләрен җиткерде, киләчәк тормышларында сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш теләде.

Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук мәдәният өлкәсенә кагылышлы якын киләчәктәге планнар белән дә уртаклашты. "Төп бурыч – мәдәният йортларын төзекләндерүне, кирәк булса, яңаларын төзүне дәвам итү. Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин – безнең районның кураторы, билгеле, бу юнәлештә ул да безгә ярдәм кулы сузар. Республикада махсус программалар гамәлдә булганда, нәкъ менә Актаныш районы моннан файдаланмый кала алмый!", - дип ассызыклады ул.

Актаныш районы тарихына уелып язылачак ике зур вакыйганы Энгель Нәвап улы үзенең иң зур хезмәт җимешләре дип атады: "Агыйдел" жыр һәм бию ансамбленә "дәүләт" статусы бирелү һәм Татарстанда бердәнбер булган татар гуманитар гимназия ачылу. Нәкъ менә әлеге хезмәт җимешләре районыбыз данын ил күләменә яңгыратуда зур,әһәмиятле роль уйнады – моның белән килешми мөмкин түгел. Районның үз алдына куйган максаты – аларны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру.

Мәдәният хезмәткәрләре алдында менә шундый җитди темаларны күтәргәннән соң, Энгель Фәттахов район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхаевның, югарырак вазыйфага алыну сәбәпле, әлеге хезмәтеннән китүен дә хәбәр итте.

Бәйрәм барышында иң яхшы хезмәткәрләргә район башлыгының, социаль һәм агарту бүлегенең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре өчен әзерләнгән махсус бүләк тә затлы иде – залда утыручыларга Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле тарихи спектакль тәкъдим итте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100