Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта өлкәннәр спартакиадасы узды
Иң көчле, җитез өлкәннәр Киров авылында яши икәнлеге ачыкланды.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Актанышта өлкәннәр спартакиадасы узды. Бу хакта "Актаныш" мәгълүмат-мөхәррият сайты хәбәр итә.
Спартакиаданын максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү иде.
Ярышта районның авыл җирлекләре, учреждение, оешма-предприятие ветераннарынның җыелма командалары катнашты. Барлыгы 285 пенсионер көч сынашты.
Оештырылган спорт төрләре: өстәл теннисы, отжимание, чүгәләү (приседание), ату , дартс, җиңел атлетика, канат тарту, йөзү, канат тарту.
Ярыш нәтиҗәләре шәхси һәм команда беренчелеге буенча билгеләнде.
1 урын – Киров авыл җирлеге командасы
2 урын – Иске Байсар авыл җирлеге командасы
3 урын - Актаныш авыл җирлеге командасы
Җинучеләр һәм призерлар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең грамоталары һәм район ветераннар Советының акчалата бүләкләре белән хөрмәтләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз