news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә узды - фоторепортаж

Бу көнне район хуҗалыклары һәм фермерлары үзләрендә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән сату иттеләр.

 (Казан, 2 октябрь, "Татар-информ").Актанышта Өлкәннәр көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган көзге ярминкәне бик күпләр көтеп алды, дип яза Актаныш районының мәгълүмат-мөхәррият үзәге сайты. Ярминкә кичә үткән.

Бу көнне район хуҗалыклары һәм фермерлары үзләрендә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән сату иттеләр. Ярминкәдән мәктәпләр дә читтә калмаган.

Көзге ярминкәдә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та катнаштылар, диелә хәбәрдә. Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә катнашучылыр тәкъдим иткән продукцияләр белән танышып чыктылар.

 

 
 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot