news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта өлкәннәр арасында иң көчлеләр ачыкланды

Җирлекләр арасында, быел да иң көчле ветераннар командасын Актаныш авылы тәкъдим иткән булып чыкты.

Актанышта өлкәннәр арасында иң көчлеләр ачыкланды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 9 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Быел да өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Актанышта спартакиада үтеп, ул декаданың иң зур чарасына әверелде. Бәйрәм төстере алган спартакиада өченче буын райондашларыбыз арасында иң көчле җирлек ветераннарын билгеләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Өлкәннәр бүген өстәл теннисы, йөзү, озынлыкка сикерү, дарт, гәүдәне күтәрү, ату, эстафета кебек тугыз ярышны үз эченә алган чарада иң-иңнәрне ачыкладылар.

Спартакиада ахырында шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче өлкәннәребезне, командаларны Актаныш районы аппараты җитәкчесе Альберт Тимеров, район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев, “Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныштагы җирле бүлекчә җитәкчесе Зәһинә Исламовалар тәбрикләде. Аларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Җирлекләр арасында, быел да иң көчле ветераннар командасын Актаныш авылы тәкъдим иткән булып чыкты. Дәрәҗәле икенче урынга Уразай авыл җирлеге өлкәннәре лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, өченче урын Актанышбаш ветераннарына бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100