news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта “Кызыл олау” бәйрәме узды

Ул көзге муллыкны югалтуларсыз җыеп алып, урнаштырып, бәрәкәтен күрергә теләп уздырыла торган гореф-гадәт

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Актаныш муниципаль районында “Кызыл олау” бәйрәмен уздырдылар. Ул көзге муллыкны югалтуларсыз җыеп алып, урнаштырып, бәрәкәтен күрергә теләп уздырыла торган гореф-гадәт.
Чарада катнашкан муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов:
“Быел моңарчы күрелмәгән уңыш елы. Безнең район басу-кырларын төрле район җитәкчеләре, фән эшлеклеләре килеп карап, югары бәя биреп китте. Шуңа күрә, бу бәйрәмдә, хөрмәтле игенчеләребез, җирне яратуыгыз, фидакарьлегегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм”, - диде.
Алтын ашлык бөртекләре төяп төшән КамАЗлар, тантанадан соң, Актаныш ААҖ Икмәк кабул итү пунктына юнәлде. Анда барысы 65 мең тонна икмәк тапшырырга мөмкин. Эш өч сменада, тәүлек әйләнәсе оештырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100