news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта "Кыр батыры -2017" билгеле булды

Әлеге дәрәҗәгә быел “Әнәк” агрофирмасыннан Марат Хәйретдинов лаек дип табылды.

(Актаныш, 16 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 15 июль көнне Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе узды. Сабан туе мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды, дип яза җирле басма.

Милли бәйрәмне рәсми рәвештә район башлыгы Фаил Камаев ачып җибәрде. Ул барлык җыелган халыкка изге теләкләрен ирештерде, күңелле һәм хәвефсез ял теләде. Чарада шулай ук районыбызның олы кунагы Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты. Ул да актанышлыларга һәм кайткан кунакларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме уңаеннан юлланган котлавын ирештерде, үзенең изге теләкләрен белдерде.

Традиция буенча, быел да бәйрәмнең ачылу тантанасыннан соң ук Актаныш районының кыр батыры билгеләнде. Әлеге дәрәҗәгә быел “Әнәк” агрофирмасыннан Марат Хәйретдинов лаек дип табылды.

Аңа “Кыр батыры 2017 ” тасмасы кигезелде, тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot