news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта КВН-2018 җиңүчеләр билгеле булды

Сәхнәдә җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.

(Актаныш, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта КВН-2018 җиңүчеләрен игълан иттеләр. Быелгы КВНда Иске Кормаш җирлегенең “Базар” командасы җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Икенче урында Кәзкәйнең “Шырлык” командасы, өченче урында Татар Суксу авыл җирлегенең “Көләгеш камышлары” командасы.

Дүртенче урынга Учы командасы лаек дип табылды. Ә менә бишенче урынны Татар Ямалы, Пучы, Иске Сәфәр мәзәкчеләре бүлеште. Алтынчы урын Иске Байсарның “БСШ” командасына бирелде.

Сәхнәдә җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде. Ул әлеге тамашаны әзерләүчеләргә рәхмәт әйтте һәм алда оештырылачак бәйгеләрдә дә актив катнашырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot