news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта коррекцион мәктәпләрдә укучыларның кул көрәше буенча республика бәйгесенең зона өлеше үткәрелде

Актаныш, Минзәлә, Менделеевски, Түбән Кама, Тукай һәм Мөслим районнарыннан көч сынашырга барысы 36 бала килде

 (Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Актаныш муниципаль районының Такталачык коррекцион мәктәбе базасында шул категория укучылары арасында кул көрәше буенча республика бәйгесенең зона өлеше үткәрелде. Актаныш, Минзәлә, Менделеевски, Түбән Кама, Тукай һәм Мөслим районнарыннан көч сынашырга барысы 36 бала килгән иде, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Актанышлылар бәйгедә һич сынатмады: үз авырлык үлчәүләрендә кызлар арасында Алинә Корбанова, Айзилә Әминова - II, ир балалар арасында Фәнил Хисмәтуллин, Ренат Халиков, Айдар Батталовлар мәртәбәле I урыннарга ия булды.
Нәтиҗәдә Актаныш командасы җиңүче дип табылды.
II урында – Түбән Кама, III дә - Менделеевски районнары командалары. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлек бүләкләр тапшырылды. Калган командалар да буш калмады – аларга спорттагы активлыклары өчен шулай ук дипломнар тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot