news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта конкурс үткәреп, шәмаил осталарын эзлиләр

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Актаныш районында шәмаилләр конкурсы игълан ителде. Хезмәтләрне Актаныш сәнгать мәктәбенең А.Сәрвәров җитәкчелегендәге рәссамнәр, районның мөслимәләр берлеге (рәисе З.Закирова), Үзәк китапханә коллективы (директоры Л.Шәмсунова) бәяләячәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, дип хәбәр итте aktanysh-rt.ru сайты.

Шәмаил ул - дини эчтәлектәге изге язма, кырыйларында мөселманнарның изге дип саналган урыннарының рәсемнәре була (Мәккәдәге мәчет, кәгъбә һ. б.) һәм төрле бизәкләр белән нәкышлап, рамга куеп диварга элү өчен гарәп хәрефләре белән башкарылган каллиграфик язу. Аны ясауда фольга, буяу кулланыла. Алар әсәрнең изге икәнлеген күрсәтә.

Шәмаилдә милләтебез, динебезнең гареф-гадәтләре чагыла. Татар милләте өчен ислам сәнгатенең әлеге юнәлеше игътибар үзәгендә булырга тиеш. Өендә шәмаил күреп үскән бала кече яшьтән үк татар халкының мәдәни мирасын үзенә сеңдерә.

Чын татар шәмаиле пыялага язылып, ялтыравык фольга кулланып һәм милли бизәкләр төшереп эшләнгән. Аны дөнья дәрәҗәсендә таныту өчен, бу сәнгать төрен популярлаштырып, төбәкне туристларны җәлеп итү дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк.

Гасырлардан-гасырларга күчеп килгән тарихи шәмаилләр генә түгел, аларны башкару техникасы да милли мирас булып тора.

Безнең максат: татар милли сәнгате-пыялага ясалган шәмаилләрне популярлаштыру, яшьләргә иҗади үсештә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, балаларыбызга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, борынгы шәмаилләрне ачыклау. Шәмаилдә Коръәннән алынган догалар языла. Шушы догалар татар йортын явыз көчләрдән саклап, иминлек теләп тора. Быел шәмаил техникасында ясалган, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналарны да бәйгегә җибәрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100