news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта комсомолның тормыш мәктәбен үткән буын очрашты

Комсомолның берничә буын биографиясенә үз мөнәсәбәте бар.

(Актаныш, 27 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). “Акчарлак” кафесында очрашуга Актанышның комсомол тарихында тирән эз калдырган иптәшләр, шул чорда җаваплы эшләр башкаручы мөхтәрәм затлар, өлкән буын вәкилләре чакырулы иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше, комсомол мәктәбен үткән. 

Комсомолның берничә буын биографиясенә үз мөнәсәбәте бар. Өлкән буын өчен комсомол Тормыш мәктәбе булды. Актанышта үткән бәйрәм чарасында да бу фикер чакырылган кунаклар тарафыннан күп тапкырлар әйтелде.

Кунаклар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде, комсомол вәкилләре котлаулар кабул итте. Беренчеләрдән булып залда утыручыларны район башлыгының киңәшчесе Айрат Кәрамов тәбрик итте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100