news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта киңәшмәдә узган айга нәтиҗә ясадылар, алдагысына максат-бурычлар билгеләделәр

Киңәшмә ахырында, гадәттәгечә, үз эшләренең алдынгылары булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде.

(Актаныш, 12 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Авыл хуҗалыгы тармагында узган айга нәтиҗә ясап, алдагысына максат-бурычлар билгели торган 24 форма киңәшмәнең чираттагысы Актанышта 11 апрель көнне үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов рәислегендә авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, баш икъдисатчылар, зоотехниклар, ферма мөдирләре беренче квартал, шул исәптән март аенда башкарылган эшләрне уртага салып анализлады, кимчелекләрне барлап, аларны киләчәктә булдырмый калу юнәлешендә фикер алыштылар, дип яза җирле басма.

Ни кызганыч, агымдагы елның өч ае артта калса да, авыл хуҗалыгы тармагындагы вәзгыятьне сизелерлек уңай якка үзгәргән дип әйтеп булмый: әле дә саннар кимүдә.Гәрчә, гыйнвар аеннан һәр хуҗалыкка терлек санын арттыру бурыч итеп куелган булса да.

Хәер, шәхси секторларда мал-баш санының бераз артуы күзәтелә. Беренче кварталга йомгак ясаганда район башлыгы урынбасары Илфак Бариев моны уңай күренеш дип бәяләде. Такталачык, Чалманарат, Сәфәр, Иске Кормаш җирлекләре, МЭТ санын, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 10нан күбрәк башка арттыруга ирешкән.

Авыл халкы соңгы ике-өч елда эре мал асрауга йөз белән борылган, сарык-кәҗә ише вак малның кимүе дә шуның белән аңлатыла.

Билгеле, шәхси хуҗалыклар үзләре асраган терлектән мөмкин кадәр күбрәк файда кертергә тырыша. Бүгенге көндә алар сөт тапшыру бәрабәренә матди якларын кайгырта. Район буенча өч айга шәхси хуҗалыклардан 2070 тонна сөт реализацияләнгән, шәхси секторлар март аенда бер савым сыерыннан уртача 1 119 сум керем алган.

Районда сөт сату аерым контрольдә тора. Актаныш районы буенча мартның 15нән 31енә кадәр аралыкта аның килограммы 15 сумнан да түбән бәягә кабул ителергә тиеш түгел иде. Сөт җыючыларга да бу хакта искәртелде. Әмма кайберәүләрнең бу килешүне җиренә җиткереп үтәмәүләре ризасызлык тудыра. Бүгенге киңәшмәдә авыл башлыкларына бу мәсьәләдә ачыклык кертеп бетерү бурычы куелды.

Ни дисәк тә, бүген Татарстанда иркенләп терлекчелек белән шөгыльләнү өчен менә дигән шартлар бар, авыл халкы өчен әледән-әле файдалы программалар барлыкка килеп тора. Өстәвенә, үзебезнең Актаныш районы да мал-баш саны арттыручыларга субсидияләтә ярдәм итәргә әзер. Бары тик теләк кенә кирәк. Шөкер, андыйлар да бар районда. Мисал өчен, бүгенге көндә миниферма булдыру өчен 31 райондашыбыз документ туплау белән мәшгуль, сыер баш санын арттыру юнәлешендә дә 18 хуҗалык эшчәнлек алып бара. Тик районда "Гаилә фермасы" программасына керергә теләүчеләр күренми. Энгель Фәттахов моның белән килешмәвен белдерде: "Мөмкинлек бар икән, аннан һичшиксез файдаланырга кирәк", - дип, бу программага керердәй хуҗалыкларны барларга кушты ул. Чыннан да, район терлек мал-баш санын арттыруны максат итеп куйган икән, моның барлык юлларын да кулланырга кирәк.

Район хуҗалыкларының квартал йомгаклары белән залда утыручыларны Дәниф Харисов таныштырды. Әйтелгән фикеренең дөреслеген ул һәр өлкәдә дә саннар белән исбатлап барды. Бу елга чыккач, мактанырлык булмаса да, бераз стабильлек сизелә. Шулай да, кискен борылыш кирәк – башкача булмый!

Дәниф Әсрар улының чыгышын тыңлаганнан соң, бүгенге көндә райондагы терлекчелек тармагындагы җайга саласы эшләрнең шактый икәне күренде: бозау алуда да, терлек хәрәкәтендә дә, сөт, ит җитештерүдә дә кул кушырып утырырга ярамый! Терлекчелек – бүген районның иң мөһим тармагы, ул бүген иң күп акча кереме бирә торган юнәлеш.

Билгеле, кимчелекләрне кабул итеп, хаталарны вакытында төзәтеп барсак, авыл хуҗалыгында да көтелгән уңышларга ирешергә мөмкин. Әмма моның өчен беренче чиратта, реаль саннар белән эшләргә кирәк. "Киңәшмә өчен генә дип саннарны, күрсәткечләрне арттырмагыз. Ялган саннар кирәкми. Нәтиҗәгә ирешәсегез килә икән – тармакның реаль торышыннан чыгып кына хәлне уңай якка үзгәртергә мөмкин", - дип кат-кат искәртте моны районның Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов.

Киңәшмә ахырында, гадәттәгечә, үз эшләренең алдынгылары булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде. Ай эчендә хужалыклар арасында барган ярышта исә I урынны "Чишмә" хужалыгы яулап, ул символик бүләк – Ат сынына ия булды. Алдынгыларның атка атлануы сөенечле күренеш. Нигездә беренчелекне ай саен бер үк хуҗалыклар яулап килә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100