news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта киңәшмәдә көндәлек проблемалар турында сөйләштеләр

Спартакиадада җиңү яулаган оешма-предприятие, җирлек башлыкларына Энгель Фәттахов кубоклар тапшырды.

Актанышта киңәшмәдә көндәлек проблемалар турында сөйләштеләр
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 19 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләре катнашында үза торган атналык киңәшмәнең чираттагысы хакимият бинасында оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районның атна дәвамындагы яшәешен, оператив торышын анализлауга йөз тоткан киңәшмә белән район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте. Биредә көн кадагына куелган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде, фикерләр тыңланды.

Район язгы ташуга тулысынча әзер булырга тиешлеген искәртте ул. Киңәшмәдә янгыннар темасы да күз уңына алынды. Быел җирлектә 8 янгын очрагы теркәлгән. Нигездә, алар кеше факторы нәтиҗәсендә килеп чыккан.  

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева хуҗалык җирләрен инвентарьлаштыру буенча килеп туган кимчелекләр хакында бәян итте, салымнар буенча хисап тотты.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы үз чыгышында район территориясендә ТРның телләр турындагы законы үтәлеше буенча мәгълүмат бирде. Урам атамаларын, халыкка хезмәт күрсәтә торган объектларның, кибет-кафеларның исемнәрен ике телдә язу мәҗбүри икәнлегенә басым ясады ул. Җирлек башлыкларына да авыл капкаларындагы язуларны якын арада ике телдә үзгәртеп бетерү бурычы йөкләнде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары муниципаль район хезмәтчәннәренең кышкы спартакиадасына нәтиҗәләр ясап, җәйге спартакиаданың нигезләмәсе белән дә таныштырды. 8 мартта оештырылган спартакиадада җиңү яулаган оешма-предприятие, җирлек башлыкларына Энгель Фәттахов кубоклар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100