Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта кече эшмәкәрлекне үстерү программалары турында сөйләштеләр
Брифингта әлеге программаларның һәрберсенә аерым тукталып, аларга тирән анализ ясап, отышлы якларын әйттеләр.
(Актаныш, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта һәр атнаның сишәмбесендә үтүче брифингны халык бик җанлы кабул итте. Район халкы үзләрен борчыган сорауларны да актив юллый. Киләчәктә брифингларның темасы шулар нигезендә билгеләнәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бүген Татарстан хөкүмәте авыл җирлекләрендәге кече эшмәкәрлек формаларын үстерүгә үзеннән саллы ярдәм кертә. Бу нисбәттән җир кешесе өчен бик күп программалар гамәлдә. Быелдан районның хакимият бинасында оештырыла башлаган брифингның чираттагысы нәкъ менә шушы өлкәдә булган мәсьәлә - сорауларга багышланган иде. “Шәхси хуҗалыкларда дәүләт ярдәменнән файдалану” дигән исем астында узган матбугат конференциясен район башлыгы урынбасары Р.Галимҗанова җитәкләде.
Соңгы елларда республикабызда кече һәм урта бизнесның бер юнәлеше булган гаилә фермалары барлыкка килде. Тырыш, һөнәрле актанышлылар да, билгеле, бу яңалыктан читтә калмады. Хәзерге көндә Актаныш районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча киңкырлы эш алып барыла.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов брифингта әлеге программаларның һәрберсенә аерым тукталып, аларга тирән анализ ясап, отышлы якларын санады.
Ул субсидия алу өчен эшне нидән башларга, кая барырга кирәклеге хакында да аңлатма бирде. Мәсәлән, бер абзый юридик статусы булган оешмадан 5 баш тана сатып алды, ди. Шуннан соң ул үзенең реквизитларын күрсәтеп, авыл җирлегенә гариза яза. Шул ук вакытта җирлеккә тана сатып алганы турында белешмә һәм түләү кәгазьләренең күчермәсен китерә. Өч яклы килешү төзелә. Авыл җирлеге башлыгы документларны районның авыл хуҗалыгы идарәсенә илтә, аннан исә алар министрлыкка китә.
Министрлык документларны тикшерә дә, авыл хуҗалыгы идарәсе счетына субсидия күчерә. Идарә аны 5 көн эчендә тана сатып алучының счетына җибәрергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз