news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта көзге ярминкә узган

Һәр сатучы оешма коймагын чыжлатып, камыр ашларын әзерләп, кайнар чәйләрен һәр теләгән сатып алучыга тәкъдим итеп торган

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Актанышта көзге ярминкә узган. Бу хакта муниципаль районның мәгълүмат-мөхәррият үзге сайты хәбәр итә.

Ярминкәгә сатучылар иртә белән үк килеп урнаша башлаганнар иде, алучылар да озак көттермәде: сәгать 8 ләрдә ярминкә тәмам гөрли иде инде. Район мәгариф учреждениеләре, туклану системасына караган оешмалар, хуҗалыклар – кем нәрсәгә бай, шуны алып төшкән.



Зур йөк машиналарында капчыклап икмәк – бодай, солы, арпа тәкъдим итәләр. Шунда ук рулонлап печән, салам сатучылар да урнашкан. Яшелчәләрдән җаның нәрсә тели – бар да бар. Быел ел мул килде, шуңа күрә сатучыларның да товарлары мул, алучыларның да күңелләре көр.

Ярминкәдә балык, кош һәм мал ите, бал, ярмалар, он, шикәр комы сатучылар да, табигать ана нигъмәтләре – мәтрүшкә, юкә чәчәге, тукранбаш, ромашка кебек киптерелгән дару үләннәре тәкъдим итүчеләр дә бар иде.



Һәр сатучы оешма коймагын чыжлатып, камыр ашларын әзерләп, кайнар чәйләрен һәр теләгән сатып алучыга тәкъдим итеп торды.



Районыбыз һәвәскәрләре базар мәйданында ук җыр – моңнарын сузды, товарларга куелган арзан бәяләр кәеф күтәрелүгә тагын бер сәбәп - бер сүз белән әйткәндә, ярминкә матур гөрләде, халык исә, бәйрәм төсен алган бу чарадан бик тә канәгать калды, диелгән язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100