news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта июль ае нәтиҗәләре буенча символик ат сыны хуҗасыз калды

Гомумиләштереп алганда, 54 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.

Актанышта июль ае нәтиҗәләре буенча символик ат сыны хуҗасыз калды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 8 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Бүген, 8 августта Актаныш районының авыл хуҗалыгы өлкәсе июль аена йомгак ясады. Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат сыны гына бу юлы хуҗасыз калды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында оештырылган 24 форма-киңәшмә эшен район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләде. Бирегә хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары, баш зоотехниклар, белгечләр белән беррәттән фермерлар да чакырулы иде.

Бүген район хуҗалыкларында 34 720 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ай саен мал-баш санын арттыру бурычы куелса да, максатка ирешә алганыбыз юк. Район хакимияте белән хуҗалык арасында төзелгән мал арттыру бурычы ел ахырына ничек үтәп чыгарбыз дигән борчу да айдан-ай арта бара. Әлегә “Актаныш” агрофирмасы гына үз җилкәсеннән бу бурычны төшерүгә ирешкән. “Әнәк” агрофирмасы, “Тамыр”, “Башак” хуҗалыклары, СПСК “Агыйдел” планнан шактый ерак тора.

Әлеге саннарны залда утыручыларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров җиткерде. Сөт җитештерү динамикасы да әллә ни мактанырлык түгел. Бу юнәлештә лидерлык “Әнәк” агрофирмасында,”Таң”, “Чишмә”, “Наратлы”, Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда булса, районны артка сөйрәүчеләр сафын “Тамыр”, “Алга”, “Нигез” хуҗалыклары, СПСК “Агыйдел” тулыландыра.

Район буенча тәүлеклек үсеш 728 грамм күләмендә билгеләнгән булса да, “Таң”, “Тамыр” хуҗалыкларында, СПСК “Агыйдел” дә бу юнәлештәге хәрәкәт мактанырлык түгел.

Киңәшмә ахырында июль ае йомгаклары буенча терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә, гомумиләштереп алганда, 54 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100