news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Ирек Салихов призына “Көчлеләр бәйгесе” үтте

Беренче урынга ия булучылар өчәр мең сумга ия булса, икенче урын өчен – ике, өченче урын өчен бер мең сум күләмендә акчалата призлар тапшырылды.

(Актаныш, 3 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта Ирек Салихов призына “Көчлеләр бәйгесе” үтте, дип яза җирле басма.

Чаңгы спорты да актанышлыларның яратып өлгергән шөгыле. Җитәкчеләрдән алып бакчага йөрүче балаларга кадәр битараф түгел бу спорт төренә. Актанышта чаңгы ярышлары район башлыгы призына да, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бүләгенә дә, РСФСРның атказанган табибәсе Зифа Исламова истәлегенә дә даими оештырылып тора. Актанышлылар Кыш бабай да чаңгы трассасына бастыра. Узган ел бездә тәүге тапкыр төнге чаңгы шуулар да оештырылды. Мондый төр ярышларда катнашучылар өчен кызыксындыру бүләкләре дә саллы була. Аеруча мәктәп укучылары көтеп ала ярышларны.

Язның икенче ае башланса да, "Бүләк" чаңгы трассасы чаңгычыларсыз тормый. 1 апрель көнне биредә актанышлы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов призына "Көчлеләр бәйгесе" үтте. Яшь үзенчәлеге буенча берничә категориядә оештырылган әлеге ярышның да бүләк фонды бай иде. Беренче урынга ия булучылар өчәр мең сумга ия булса, икенче урын өчен – ике, өченче урын өчен бер мең сум күләмендә акчалата призлар тапшырылды.

60 артык чаңгычыны җәлеп иткән "Көчлеләр бәйгесе"ндә мәктәп укучылары гына түгел, өлкән яшьтәгеләр дә бик теләп катнашты дип ассызыклады оештыручылар. 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасындагы ярышта катнашып, җиңүче исеменә лаек булган Земфира Шәехова, Илфат Иманаевлар бу көнне спортка тугрылыкларын гына күрсәтеп калмадылар, яшь буынга үрнәк тә күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100