news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта инвалидлар ункөнлеге башланды

Ел дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды.

(Актаныш, 1 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш инвалидлар ункөнлеге кысаларында район башлыгы Фаил Камаев авыл җирлеге башлыклары, җирле инвалидлар оешмалары рәисләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм күрсәтеп, турыдан-туры эшләүче оешмаларның вәкилләре белән " "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле залында очрашты, дип яза җирле басма.

Ел дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды. Һәр инвалидка барып җитеп эшләүдә килеп туган җитди, четерекле, кичектергесез мәсьәләләр ачыкланып, эшлекле фикерләр тыңланды.

Биредә агымдагы елда яхшы күрсәткечләргә ия булган, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында актив катнашкан башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре билгеләп үтелде.

Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән озак еллар нәтиҗәле эш алып барганы өчен Аккүз авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Назил Мөхәммәтхан улы Гарипов район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән озак еллар нәтиҗәле эш алып барганы өчен Пучы авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Фәндүс Муллаян улы Басыров, Байсар авылы башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Рәсимә Әхмәдулла кызы Хашимова район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Район инвалидлар оешмасының актив әгъзасы - Әтәс авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе урынбасары Фәйзелгаян Сәлах улы Сәлахов инвалидлар оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Иске Кормаш авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Разиева Фәндәрия Шәех кызы, Такталачык авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Таҗиев Шамил Сәет улы район инвалидлар оешмасының Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Ункөнлек барышында да кергән гозер-үтенечләр өйрәнелеп, район, авыл халкы, хуҗалык-оешмалар белән аларның тормышын җиңеләйтүдә ярдәмләшү, рухи терәк булу һәм бергәләп эшләүдә алдагы елга эш планы билгеләнәчәк.

Сүз уңаеннан, бүген Актаныш районында барлыгы 2 564 мөмкинлеге чикле кеше исәпләнә, шуларның 255е - балачактан ук инвалид, 99ы - балалар.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100