Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта иминиятләштерелмәгән сарай янып беткән
Янгын сәбәпләре ачыклана.
(Актаныш, 12 ноябрь, "Татар-иинформ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). 8 ноябрьдә төнлә Актаныш авылындагы М.Җәлил урамында бер катлы кирпеч сарай янган. 2000 елгы корылма электрлаштырылмаган, газ кертелмәгән, иминиятләштерелмәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Коткару хезмәте килгәндә, янгын 32 кв. м мәйданны камап алган була. Өстәвенә, утның 4 метр ераклыкта урнашкан йортка күчү куркынычы саклана. Хуҗа сүзләре буенча, сарайда терлекләрнең булмавы ачыклана.
Төнге 1 сәгать 47 минутта янгын тулысынча сүндерелгән. Янгын нәтиҗәсендә 32 кв.м мәйданда сарай янып бетә. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк.
Матди зыянның якынча күләме 400 мең сум. Коткарылган милекнең якынча бәясе 1 500 000 сум итеп билгеләнә.
Янгын сәбәпләре ачыклана.
Янгын нәтиҗәләрен бетерүдә 15 кеше һәм 8 берәмлек техника катнашкан. ты дип хәбәр итә Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз