news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш турниры бишенче тапкыр оештырылды

Быелгы турнирда Башкортстан Республикасыннан, Татарстанның Азнакай, Зәй, Минзәлә районнарыннан 130 көрәшче катнашты.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Актанышта Илфат Әнвәров истәлегенә оештырылган көрәш турниры биш еллык юбилеен үткәрде. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 18 ноябрь көнне Актанышның күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровка 68 яшь тулган булыр иде.

"Бу турнирны без әтиебезнең туган көнен үткәргән кебек кабул итәбез. Әтине белгән кешеләр, аның белән мәйданга кергән данлыклы көрәшчеләр, дус-ишләре - һәммәсе дә ярдәм кулы суза. Әтинең дәрәҗәсен, аның бөеклеген, аңа булган хөрмәт билгесен, мөгаен, шушы күрсәткеч билгели дә торгандыр, - ди көрәшченең улы Шәфкать Әнвәров.

"Илфат Әнвәровның оныкларын да көрәш мәйданында күрергә мөмкин иде, алар да Актанышта үткән көрәш турнирында катнашты", диелгән хәбәрдә.

Быелгы турнирда Башкортстан Республикасыннан, Татарстанның Азнакай, Зәй, Минзәлә районнарыннан 130 көрәшче катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100