news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта ике республиканың китап нәшриятлары арасында килешү имзаланды

Татарстан һәм Башкортсан китап нәшриятлары киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләргә сүз куешты.

Актанышта ике республиканың китап нәшриятлары арасында килешү имзаланды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 4 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Башкортстанның З.Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашуның максаты: ике нәшрият арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүне яңарту иде.

Актаныш районы хакимият бинасында оештырылган очрашуда чиктәш республика кунакларын район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде. Ул нәшрият җитәкчеләренә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның сәламнәрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Эшлекле очрашу кысаларында ике яклы килешү имзаланып, Татарстан һәм Башкортсан китап нәшриятлары киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләргә сүз куешты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100