news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта ике кеше янгында зыян күргән

Авылда ике фатирлы торак йортның түбәсе янган.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Актаныш авылында ике фатирлы йортның түбәсе янган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын кичә кич Яшьләр урамында булган. Янгын мәйданы 96 квадрат метр тәшкил иткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бинадан ике ир-атны коткарган: 52 яшьлек ир-атның кул-аяклары пешкән, 27 яшьлек ир-атның аяк балтыры яраланган.

Янгын газ җиһазын кую һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot