news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта "Иделкәем" республика сморт-конкурсының зона этабы узды

Нәтиҗәләр республика буенча барлык зоналарда да сайлап алу турлары узгач игълан ителәчәк.

(Актаныш, 2 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 1-2 март көннәрендә Актанышның Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының "Иделкәем" республика сморт-конкурсының зона этабы үтә, дип яза җирле басма.

«Иделкәем» бәйгесе Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры тарафыннан яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, театр өлкәсендәге сәләтләрен үстерү максатында үткәрелә.

Бүген Актаныш сәхнәсендә Яңа Әлем мәктәбендә оештырылган "Серле дөнья" халык курчак театры һәм Киров балалар театры белән беррәттән Мөслим, Тукай районнарыннан килгән яшь артистлар көн буе сәхнәдә образга керү осталыкларын күрсәттеләр. Иртәгә исә эстафетаны Минзәлә һәм Сарман һәвәскәрләре кабул итеп алачак.

Катнашучыларның чыгышын Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, әлеге үзәкнең баш белгече Рифат Миндубаев бәяли. Нәтиҗәләр республика буенча барлык зоналарда да сайлап алу турлары узгач игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100