news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта хуҗалык көтүләрен чыгарганда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне барладылар

Авылларда мал көтүләренә куелган таләпләр, читтән терлек кертү буенча кагыйдәләр – барысын да уртага салып сөйләштеләр.

Актанышта хуҗалык көтүләрен чыгарганда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне барладылар
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 1 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта бүген авыл халкы өчен гаять мөһим тема күтәрелде. "Читтән һәм район эчендә мал сатып алганда куелган таләпләр. Шәхси һәм хуҗалык көтүләрен чыгарганда үтәлергә тиешле кагыйдәләр" темасына сөйләштеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район территориясендә эпизоотик торыш даими контрольдә. Терлекләрдә йогышлы авырулар барлыкка килмәсен өчен елга ике тапкыр профилактик чаралар башкарылып тора. Әмма чит районнардан, чит төбәкләрдән кертелгән маллар тыныч эпизоотик торышны шактый какшатырга сәләтле. Шуңа күрә дә районның ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгиз Ялалов читтән мал-туар керткәндә, аеруча сак эш итүне таләп итә.

Билгеле, кеше республика районыннан мал сатып алырга уйласа, бу хакта ул, иң беренче чиратта, авыл башлыгына хәбәр итәргә тиеш. Аннан район ветеринария оешмасы белән дә элемтәгә керү мәҗбүри. Алар мал алыначак районның эпизоотик торышы аша бу эшнең ни дәрәҗәдә мөмкин булуын ачыклыйлар. 

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Флүс кызы, нигездә, авыл җирлекләрендәге терлекләргә, мал көтүләренә куелган таләпләргә тукталды. Сүз уңаеннан, быел малларга профилактик чаралар (кан алу, укол кадау) да җирлекләрдә 100% дәрәҗәсендә башкарылып чыккан. Моңа, билгеле, субсидияләр булу да әһәмиятле роль уйнаган.

Май бәйрәмнәрендә авылларда көтү җыелышлары үткәрелә, халык терлекне көтүлекләргә куарга әзерләнә. Әмма җирлекләрдә лейкозлы сыерлар проблемасы гына чигенми. Күп җирлекләрдә алар гомуми көтүгә кушылып, сәламәт сыерларга вирус тарату чыганагы булып йөри бирә. Көтүлек җирләренең аз булу да кайбер җирлекләрдә ике көтү чыгару мөмкинлеге бирми. 

Республика җитәкчелеге якын киләчәктә Татарстанны лейкоз авыруыннан тулысынча чистартып бетерүне максат итеп куя. Димәк, тора-бара авыру малларның продукциясе дә сөт җыючы комбинатларга кабул ителми башлаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100