Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта "Хокукый десант" семинар-киңәшмә узды
Сентябрь аенда Актаныш районының белем бирү учреждениеләрендә контроль-күзәтчелек тикшерүләр үткәреләчәк.
(Актаныш, 24 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты белем бирү учреждениеләрендә план нигезендә һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрә. Аның төп максаты - Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законы үтәлешен, белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен бирелгән лицензиядә каралган шартларның үтәлешен тикшерү, гомуми белем бирү оешмаларында белем сыйфатына контроль ясау.
Әлеге тикшерүгә әзерлек максатыннан, департамент вәкилләре Республика районнарында булып, белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен "Хокукый десант" дип исемләнгән семинар-киңәшмәләр үткәрә. Мондый төр укулар бүген Актанышта да оештырылды. "Хокукый десант" ның беренчеләрдән булып Актанышка төшүе гаҗәп түгел, чөнки мондый төр семинарлар беренче чиратта быел тикшерү билгеләнгән районнарда оештырыла. Ә 2018 елга тикшерүләр планы нигезендә, нәкъ менә агымдагы елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Актаныш районының белем бирү учреждениеләрендә контроль-күзәтчелек тикшерүләр үткәреләчәк, дип яза район газетасы.
Бүген биредә актанышлылар гына түгел, Мөслим, Минзәлә районнарының мәгариф бүлеге җитәкчеләре, белем бирү оешмаларының директорлары, аларның урынбасарлары – җәмгысе 270тән артык мәгариф хезмәткәре катнашты.
Киңәшмә эшендә мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альбина Урмеева җитәкчелегендәге департамент вәкилләре, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Вахитов катнашты.
Белгечләр залда утыручыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты тикшерүенең асылын аңлаттылар, һәр бүлек буенча тикшерү барышында нинди документларның кирәк булачагы, аларның һәр мәктәптә инде әзерләнеп куелырга тиешлеген ассызыкладылар.
Сүз уңаеннан, әлеге планлы тикшерүләр өч мәсьәлә буенча - мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле һәм лицензия таләпләренең үтәлүенә контроль юнәлешләре буенча үткәрелә.
Тикшерү барышында департамент белгечләре тарафыннан һәр белем бирү учреждениесендә соңгы өч елдагы барлык уку планнары , эш программалары, гомумән, 30дан артык документ тикшереләчәк. Шулай ук, методик берләшмәләр, тәрбия эшләренә дә игътибар булачак, алар да читтә калмаячак. Һәм, әлбәттә инде, укытуның стандартларга туры килү-килмәве дә күз уңында тотылачак.
Бүген Актанышта оештырылган "Хокукый десант" мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен саллы ярдәм, чөнки биредә һәркем үзен борчыган сорауларга җаваплар таба алды. Нәтиҗәдә әлеге мөһим тикшерүгә ныклы база булдырды.
Республика районнарында белем бирү тармакларын дүрт елга бер тапкыр энә күзеннән үткәрү – ул, беренче чиратта аларга ярдәм итү, ялгышларын кисәтү булса, икенчедән нәрсәгәдер өйрәтүдә дә зур әһәмияткә ия.
Бүгенге чара кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты белгече Альбина Батыршина мәгариф өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр белән гражданнарны да кабул итте, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз