news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта хоккей турнирына нәтиҗә ясалды

Салкын бозда барган киеренке көрәштә чаллылыларга тиңнәр булмады.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Актанышның “Лачын” боз сараенда өч көн дәвамында барган зур хоккей турнирына нәтиҗә ясалды.
Нияз Авзалов истәлегенә узган әлеге бәйгедә Актаныш, Кирово-Чепецк, Уфа, Можга, Биектау һәм Чаллы шәһәренең яшь хоккейчылары көч сынашты. Салкын бозда барган киеренке көрәштә чаллылыларга тиңнәр булмады. Биектау районы хоккейчылары – II, Актаныш спортчылары III урыннарга ия булдылар. Җиңүчеләр кубок һәм медальләр белән бүләкләнде, дип белдерә “Актаныш таңнары” басмасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot