Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта хат ташучыларны бүләкләделәр
Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Нурия Басыйрова, Гөлгенә Гәрәева, Гөлнара Зариповалар танылды.
(Актаныш, 2 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). 1 октябрь көнне Актаныш районы почта бүлекчәсендә җыелыш узды. Шунысы сөенечле, бүген хат ташучылар бирегә хезмәтләре өчен хөрмәтләнергә чакырылганнар иде,дип яза җирле басма.
"Татмедиа" АҖнең "Актаныш-информ" филиалы җитәкчесе Руслан Усманов кулга-кул тотынышып эшләгән әлеге тармак вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм 2018 елның икенче яртыеллыгына районның яшәешен яктырткан "Актаныш таңнары" газетасын иң күп яздыруга ирешкән почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга Рәхмәт хатлары, бәһале бүләкләр тапшырды.
Почта бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны 223 абуначене "Актаныш таңнары"на яздырган Яңа Әлем бүлекчәсе яулады, җитәкчесе Р.Р. Сафина; Икенче урында, 155 язылучы белән, Татар Суксу һәм Татар Ямалы җирлекләре почта бүлекчәләре, җитәкчеләре З.Б.Хафизова, Р.В. Камалова; Өченче урынга 147 абуначене яздыруга ирешкән Качкын почта бүлекчәсе лаек булды. Җитәкчесе – А.М.Кашапова.
Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Нурия Басыйрова, Гөлгенә Гәрәева, Гөлнара Зариповалар танылды.
100 хуҗалыкка кадәр булган авылларда хат ташучылар арасында Зөбәердән Алинә Гәрәева, Чишмәдән Венера Кашбуллина, Аккүз авылыннан Айгөл Ганиева, Чалманараттан Клара Кашаповалар Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә ия булды. 100 хуҗалыктан күбрәк булган авылларда хат ташучылар арасында Яңа Әлем авыл җирлегеннән Рузалия Хамидуллина, Әлфинур Фаррахова, Качкыннан Гөлшат Әбүбәкировалар җиңүче дип табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз