Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмгә 500 хатын-кыз чакырылган
Шулай бу көнне Актанышта 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм алды ярминкәсе дә үтте.
(Актаныш, 8 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 7 март көнне Актанышның Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте, дип яза район газетасы.
Бәйрәмгә 500 гүзәл зат чакырулы иде. Алар – төрле тармакта эшләүчеләр, бала тәрбияләүчеләр, җәмәгать эшләрендә катнашучылар. Авыл хуҗалыгы тармагында, мәгариф, медицина кебек киң колачлы өлкәләрдә хезмәт куючылар, җитәкче ханымнар, эшмәкәр хатын-кызлар – барысы да кирәкле һөнәр ияләре. Кадер-хөрмәткә лаек туташлар-ханымнар.
Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов залда утыручыларның һәммәсен дә бәйрәм белән котлады. Аның тәбрикләү сүзләре районыбызның барлык хатын-кызларына да юнәлдерелгән иде. Ул аларга ихластан рәхмәтен белдерде. Һәм зур уңышларга ирешкәннәрне сәхнәгә чакырып бүләкләде.
Хатын-кызларны Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов та тәбрик итте. Ел саен хатын-кызларыбызны хөрмәтләү йөзеннән уздырылучы бәйрәм чарасына ул махсус чакырылган иде.
Шулай бу көнне Актанышта 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм алды ярминкәсе дә үтте.
Биредә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр,җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка ит, сөт, май, балык, бөртек, шикәр кебек беренчел продукцияне тәкъдим итте, диелгән район хәбәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз