Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта халык проблемаларына багышланган брифинг узды
Актаныштагы тәүге брифинг пенсия өлкәсендәге яңалыкларга багышланды.
(Актаныш, 9 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). 2019 елдан Актаныш районы җитәкчелеге, халык белән тагын да тыгызрак элемтәдә эшләү максатыннан, яңача алым куллана башлый. Ягъни халыкны борчыган сораулар, теләк-тәкъдимнәр өйрәнелеп, брифингта уртага салып сөйләшенәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
2019 ел халык өчен бик күп яңалыклар алып килсә дә, алар арасында районда яшәүчеләрне иң борчыганы, мөгаен, пенсия реформасы булгандыр. Шуңа күрә дә Актаныштагы тәүге брифинг пенсия өлкәсендәге яңалыкларга багышланды.
"Актаныш районы пенсия фондының 2018 елгы эшчәнлеге, пенсия фондына халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, 2019 елда пенсия түләүдә яңалыклар" дип исемләнгән чыгышны залда утыручылар хозурына район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыров тәкъдим итте.
Бүгенге брифингның бик нәтиҗәле булуын район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да ассызыклап үтте.
"Киләсе брифингта күтәреләчәк тема – авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларның дәүләт программаларының нәтиҗәле файдалануы. Бүген Республика да, район үзе дә шәхси хуҗалыкларга мал-туар, кош-корт асрау өчен бик күп мөмкинлекләр бирә. Халыкка шуны тиешенчә аңлатасы иде. Район кешеләре дәүләт программаларыннан файда күрсен иде", - дип искәртте Рәйхан Галимҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз