Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта "Халкым хәзинәсе" фестивалендә 7 авыл җирлеге призлы урынга ия булды
Шулай ук җирлекләрдәге оста куллы һөнәр ияләре дә Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.
(Актаныш, 21 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Апрель - май айларында Актаныш районының һәр җирлеген җыр-моңга төргән «Халкым хәзинәсе» - авылдашлар җыены фестиваль-конкурсына 19 май көнне йомгак ясалды, дип яза җирле басма.
Районкүләм әлеге мәдәни чарада барлыгы 25 авыл җирлеге катнашты.
Нәтиҗәләр буенча, нигезләмә шартларын төгәл үтәгән җиде авыл җирлеге призлы урынга ия булды.
Йомгаклау тантанасында уңышлы чыгыш ясаган җирлекләр дә билгеләп үтелде. Исемлеккә кергән авылларның мәдәният йортларына Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Иске Богады, Татар Суксу, Яңа Әлем, Иске Айман, Теләкәй, Аккүз, Зөбәер, Татар Ямалы, Уразай, Кәзкәй җирлекләренең мәдәният учаклары ия булды әлеге бүләкләргә.
Җиңүчеләргә килгәндә, Иске Кормаш авыл җирлегенең мәдәният йорты Гран-при яулады.
Беренче урынга ия булган җирлекләр - Киров, Иске Байсар.
Икенче урында – Әтәс, Пучы җирлекләренең мәдәният йортлары.
Өченче урынга Күҗәкә, Иске Сәфәр мәдәният йортлары лаек дип табылды.
Мәдәният йортларына Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Шулай ук җирлекләрдәге оста куллы һөнәр ияләре дә Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз