news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта гармунга һәйкәл ачылды

Район үзәгендә "Актаныш гармуннары" фестивале уза.

(Актаныш, 28 июль, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Актаныш район үзәгендәге "Актаныш басмалары" ял паркында гармунга һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачуны район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы Мирзанур Фарукшин, республика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова башкарды.

Тимердән эшләнгән стеланың авторы - Яңа Әлем авылыннан Азат Сәрвәров.

  • Район үзәгендә 27-28 июль көннәрендә "Актаныш гармуннары" фестивале уза, бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән гармунчылар җыелды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot